😋 БУЛГУР БЕЛӘН ТАВЫК — 6 сентября 2026 г. в 11:30:00.422
😋 БУЛГУР БЕЛӘН ТАВЫК Без тәкъдим итәчәк ризыкны барыгыз да ошатыр, мөгаен, ул туклыклы да, тәмле дә. Әзерләп карагыз әле. Алайса ризык төрләндерүгә килгәндә дә аптыраш бит, көн туса, гаиләне нәрсә пешереп сыйларга аптырыйсың. 🤔 ✅ Кирәк була: (күләмен үз гаиләгездәге кешеләр саныннан чыгып чамалагыз) тавык ите, суган, кишер, сарымсак (яратмаучылар салмый), булгур, сөт өсте (10%), тоз һәм теләгән башка тәмләткечләр. 🥘 Тавык кисәкләрен табада кыздырып, башка савытка алып торырга. Аннары суган, кишер һәм сарымсакны кыздырырга. Тоз һәм тәмләткечләрне өстәргә. Шулар өстенә булгур салырга һәм берничә минут кыздырып алырга. Аннары итне тезәргә дә бераз кайнар су кушылган сөт өстен агызырга (1 стакан булгурга 1,5 стакан сыеклык исәбеннән). Яшел үләннәр сибеп, капкач белән томаларга һәм акрын утта ярты сәгатьләп (булгур әзер булганчы) пешерергә. ☝️ Булгурда организмга кирәкле бик күп матдәләр бар. Клетчатка күплеге өчен генә дә аны бәяләргә була: күрсәткече буенча ул карабодайны – 1,5, ә дөгене 11 тапкырга узып китә.

