🌷 ӨЛКӘННӘР КӨНЕ — ХӨРМӘТ ҺӘМ РӘХМӘТ БӘЙРӘМЕ!
🌷 ӨЛКӘННӘР КӨНЕ — ХӨРМӘТ ҺӘМ РӘХМӘТ БӘЙРӘМЕ! Олы Шырдан авылында кадерле өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшырдык. Өлкән буын — безнең зирәклек чыганагы, тормыш тәҗрибәсен һәм рухи кыйммәтләрне саклаучы олы хәзинәбез. ❤️ Олы Шырдан җирле үзидарәсе башлыгы Ирада Камалова, авылдашыбыз Рәдиф Шакиров һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 55 авылдашыбызга бүләкләр өләшеп чыктык. 🙏 Бүләкләр алырга матди ярдәм күрсәткән депутатларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләргә зур рәхмәт! Шулай ук авылыбызның өлкән укытучыларын Укытучылар көне белән дә тәбрикләп, изге теләкләребезне җиткердек. 🌷 «Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен!» — дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.