🌸 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ — ОСТАЗЛАРГА РӘХМӘТ ҺӘМ ХӨРМӘТ БӘЙРӘМЕ! 🌸
🌸 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ — ОСТАЗЛАРГА РӘХМӘТ ҺӘМ ХӨРМӘТ БӘЙРӘМЕ! 🌸 Бакырчы мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан балалар өчен үзенчәлекле мастер-класс уздырдык. Балалар кәгазь салфеткалардан матур чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. 🌷 Мастер-класста катнашучылар чәчәк ясауның барлык этапларын үзләре башкарып, тырышлык һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, төрле төстәге, күңелләрне сөендерерлек матур чәчәкләр барлыкка килде. 💐 Әлеге чәчәкләрне кулларыбызга тотып, без лаеклы ялдагы мөгаллимнәребез — Рема апа Гыйбадуллина һәм Фирдәүса апа Гатауллинаның өйләренә барып, аларны Укытучылар көне белән котладык. 🌺 Укытучы — һәр кешенең тормышында үзенчәлекле урын алып торган изге һөнәр иясе. Алар безгә белем генә түгел, тормыш юлын сайларга, яхшылыкка, сабырлыкка һәм кешелеклелеккә өйрәтә. 💐 Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм озын гомер телибез! Һәр көнегез укучыларыгызның рәхмәте һәм ихтирамы белән бизәлсен! Укытучылар көне белән! Бәйрәмегез котлы булсын! ❤️ 📞 Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева