☝️БЕЗГӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТҮЗЕМСЕЗЛЕКТӘН ОЯЛЫРГА КИРӘКТЕР?
☝️БЕЗГӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТҮЗЕМСЕЗЛЕКТӘН ОЯЛЫРГА КИРӘКТЕР? Көн дә автобуста йөргәч, нинди генә хәлләргә, нинди генә очракларга тап булмыйсың. 🐈🚌 Бер көнне автобуска кофта эченә мәче баласы кыстырган кыз килеп керде. Теге бәләкәч түшеннән башын чыгара да – «мияу» ди, тагын чыгара да – «мияу» ди. Төксе генә кыяфәттә баручы пассажирларның күбесе шул мизгелдә елмаеп куйды. 🤔👩🍼Шул күренешкә карап, бер уй килде: әгәр мәче баласы урынында сабый бала утырып, елап җибәрсә, шул ук пассажирларның кайберләре канәгатьсезлек белдермәс идеме икән? «Балаңны да тынычландыра алмыйсың», – дип гаепләүчеләр дә табылыр иде, мөгаен. Ни өчен без мәче баласының мияулавын елмаеп кабул итәбез дә, сабый елавына түземсезлек күрсәтәбез икән? Бәлки, мәче баласы бездән берни дә таләп итми, ә бала елавы исә безне сабыр булырга, башкаларның хәлен дә аңларга чакырадыр? Ә бәлки, безгә кайчак баланың елавыннан түгел, үзебезнең түземсезлектән оялырга кирәктер? 🤷♀️ Бу сорауга төгәл җавапны һич кенә дә таба алмыйм.