🎂💐 Норлат авылының «Өмет» оешмасының иң өлкән волонтёры, авылның горурлыгы Юсупова Гө...
🎂💐 Норлат авылының «Өмет» оешмасының иң өлкән волонтёры, авылның горурлыгы Юсупова Гөлсинә Хәбир кызының туган көне! Ул оешманың акыллы киңәшчесе, уңган, ару-талу белмәс хезмәтчәне, игелекле дусты. Солдатларыбыз өчен үз куллары белән кисеп, тегеп әзерләгән һәрбер әйберендә йөрәк һәм күңел җылысы саклана. Сезнең бу изге хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез! 🎖Бүгенге матур көндә Сезгә «Волонтёр России» медале тапшырылуы – күп еллар дәвамында башкарган фидакарь һәм ихлас хезмәтегезгә зур хөрмәт һәм бәя. Гөлсинә Хәбировна, лаеклы бүләгегез һәм туган көнегез белән ихластан котлыйбыз! 👏👏 Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез! Һәр көнегез шатлыкка, җылылыкка һәм кадер-хөрмәткә бай булсын. Күңелегездәге изгелек һәм йөрәгегездәге җылылык һәрвакыт кешеләргә нур өләшсен! Без Сезне бик хөрмәт итәбез! Сезнең белән горурланабыз! Роза Ягудина.