🥒 ДУСЛАР, БАКЧАДА ТАШКАБАКЛАР ӘЛЕ БЕТМӘДЕМЕ? 😄
🥒 ДУСЛАР, БАКЧАДА ТАШКАБАКЛАР ӘЛЕ БЕТМӘДЕМЕ? 😄 Ташкабактан коймак, икра ясап та туйдыгызмы? Алайса, сезгә тагын бер бик тәмле һәм үзенчәлекле рецепт тәкъдим итәбез! 🤤 ✨ Ташкабактан бармак яларлык урама! Ярты ташкабакны эре кыргычтан уып, 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз белән борыч кушып болгатырга һәм өч коймак пешерергә. Урама (рулет) итеп төрергә җиңелрәк булсын өчен, икенче ягын бик пешереп бетермәгез. Эчлек әзерлибез: 100 гр фаршны коймакларга ягарга, кыздырылган ике баш суганны, 1 татлы борыч, 50 гр туралган шампиньон гөмбәсен, шулар өстенә җәяргә. Урама ясап, табага куярга һәм өстенә майонез-уылган сыр катнашмасын ягып, мичкә куярга, өсте алсуланганчы пешерергә. Әзер булгач, яшел үләннәр белән бизәргә. 📌 Рецептын саклап куегыз — ташкабаклар беткәнче ясап калырга кирәк! Тәмле булсын! ❤️