🏆 «ЛАСТОЧКА» КОЛЛЕКТИВЫ ГТО БИЛГЕЛӘРЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
🏆 «ЛАСТОЧКА» КОЛЛЕКТИВЫ ГТО БИЛГЕЛӘРЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан, Яшел Үзән районының ГТО тестлаштыру үзәге «Ласточка» балалар бакчасы коллективына матур бүләк әзерләгән. Педагоглар һәм бакча хезмәткәрләренә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексының аерымлык билгеләре тапшырылды. 💪 Балаларга сәламәт яшәү рәвешен өйрәтүче тәрбиячеләрнең үзләре дә спортта үрнәк булуы — аеруча куанычлы! 🌷 Коллективны һөнәри бәйрәмнәре һәм матур спорт казанышлары белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, көч-куәт һәм эшегездә уңышлар телибез! ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов