🌙 ЯШЬЛЕККӘ ЮЛНЫ АЧСАЛАР... 💫
🌙 ЯШЬЛЕККӘ ЮЛНЫ АЧСАЛАР... 💫 Яшьлеккә кайтыр юллар ябылган булса да, күңелебез, уй-хыялларыбыз безне һаман да шул гүзәл елларга алып кайта. Күңел дәфтәрләрен ачып, иң кадерле истәлекләрне барлыйбыз, йөрәк түрендә сакланган мизгелләрне яңадан кичерәбез... 💗 Әйе, яшьлек — гомернең иң матур чоры. Ләкин үткәннәрне сагынып кына яшәргә язмасын. Бүгенгебез дә — зур бүләк, ә алда әле матур көннәр, җылы очрашулар, сөенечле мизгелләр көтә. Аллаһка шөкер итеп, булганына куанып, киләчәккә өмет белән яшик. Күңелләребездә яшьлек дәрте, йөрәкләребездә мәхәббәт һәм җылылык беркайчан да сүнмәсен! 📖 Бүгенге тыныч кичтә «Яшьлеккә юлны ачсалар» исемле шигырьне укып, күңелләрне яшьлек сукмакларыннан йөртеп кайтыйк. Төннәребез тыныч, төшләребез татлы, күңелләребез якты булсын, дуслар! 🌙✨ Хәерле төн! 💚 Яшьлеккә юлны ачсалар. Яшьлеккә юлны ачсалар, Кайтыр идем кунакка. Берәр атнага картлыкны, Бикләр идем йозакка. Яшьлеккә юлны ачсалар, Кайтыр идем йөгереп.. Туганнарны күрер идем, Булса әгәр өлгереп. Яшьлеккә юлны ачсалар, Йөрер идем кайткалап. Әти - әни , әбиемне, Бер туйганчы кочкалап. Яшьлеккә юлны ачсалар, Кайтыр иде барчасы. Күпләрнең яшьлек илендә, Килер иде каласы. Булмый шул, үткән яшьлеккә, Кайтып - китеп йөргәләп. Үлмичә, якты дөньяда, Яшисе иде бергәләп, Күршеләргә кергәләп. Госман Вәлиуллин. 29.09.2026 ел.