🎂 Ял көннәре — кунаклар йөрешә торган вакыт! Ә кайчак алар көтмәгәндә генә килеп керер...
🎂 Ял көннәре — кунаклар йөрешә торган вакыт! Ә кайчак алар көтмәгәндә генә килеп керергә дә мөмкин. Өйдә тәмле ризык белән сыйлыйсы килә, ә озаклап камыр белән маташырга вакыт юк? Борчылмагыз! 😊 ✨ Сезгә «Көтелмәгән кунак» торты рецептын тәкъдим итәбез. Тиз әзерләнә, тәмле килеп чыга, табынга да бик килешә! 📝 Кирәк: 7 йомырка 1 ст. он 1 ст. шикәр комы 1 ч.к. чәй содасы 1 ч.к аш серкәсе кайнатма. Крем өчен: 1ч.к. какао, 1 а.к. каймак, 0,5 а.к атланмай. Йомырка сарысын шикәр комы белән бутарга һәм онны кушарга, агын күбеккә әйләнгәнче болгатып, камырга салырга да, бары тик кул (кашык) белән катнаштырырга. Бисквитны кызарганчы мичтә пешерергә (ул пешкәндә ишеген ачмаска!) һәм әзер булгач алып, икегә кисәргә (ике корж була) дә, уртасына яраткан кайнатмагызны ягып, өстенә кремны сыларга. Бизәү – сезнең ихтыярда. 📌 Рецептны саклап куегыз — кунаклар ишек шакыганда ярап куяр! ☕️🍰