🍂 ОКТЯБРЬ АЕНА СЫНАМЫШЛАР 🌦
🍂 ОКТЯБРЬ АЕНА СЫНАМЫШЛАР 🌦 Көзнең икенче ае нинди булыр, кышны ничек көтәргә? Борынгылар табигатькә карап, һава торышын алдан белергә тырышкан. Халык сынамышларына күз салыйк! 👀🍁 🌩 Октябрьдә күк күкрәсә — кыш карсыз һәм җылы килә. 🍂 Яфраклар соң коелса — кыш суык була. 🍁 Яфракларның ничек төшүенә карап та сынаганнар: Өске ягы белән җиргә капланса — суык кышка; Аскы ягы өстә калса — җылы кышка һәм уңышлы елга. 🕊 1 октябрьдә торналар җылы якларга китсә — 14 октябрьдә беренче кырау көтелә. Ә 1 октябрь җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр суыклар булмас, дигәннәр. 🌤 4 октябрьдә көн нинди булса — киләсе дүрт атна да шундый булачак. 🌿 5 октябрьгә миләш яфракларын коеп бетермәсә — кар соң ятачак. ❄️ 8 октябрьдә беренче кар яуса — якынча 21 ноябрьдә кар җирдә ятып калачак. 🌧 15 октябрьдә яңгыр яуса — кыш зәһәр булыр, дигән сынамыш бар. 🍁 Ә сезнең якта нинди сынамышларны беләләр, дуслар? Комментарийларда языгыз! 👇💚