🤝 Мулла Иле мәдәният йортында — изге эш!
🤝 Мулла Иле мәдәният йортында — изге эш! Мулла Иле мәдәният йортына хәрби операциядәге егетләребез өчен волонтерыбыз Рамил Садыков җитәкчелегендәге бер төркем апалар буш вакыт табып, атнага ике тапкыр маскировка челтәре үрергә йөри. 💬 «Әлеге изге эшкә бик теләп кушылдык. Егетләребез исән-сау кайтсыннар дип изге догаларыбызны кушып үрәбез», — ди үрүчеләр арасында иң өлкәне Роза апа Мифтиева. Казан шәһәреннән кыска фильм ясар өчен шушы апаларны камерага да төшереп киттеләр. 🎗️ Маскировка челтәре солдатларның гомерләрен коткара, пилотсыз аппаратларны, башка күзәтү һәм разведка системаларын камералардан яшерә ала. Ул маскировкалы төсләрдә үрелә. 🧵 Тукыманы кисәкләргә кисәбез һәм билгеле бер тәртиптә тасмаларны челтәргә бәйлибез. Тасманың озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш, киңлеге якынча 7 сантиметр. Хәзерге вакытта көз өчен челтәрләр көрән һәм яшел төсләр кулланып әзерләнә. 💬 Вакыты булган, бу изге эшкә үзен кирәкле дип санаган һәр кеше мәдәният йортына килә ала, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова. 📅 Маскировка челтәре үрү вакыты: 🔹 Сишәмбе — 9:00–12:00 🔹 Пәнҗешәмбе — 9:00–12:00». 💚 Изге эшкә кушылган һәркемгә зур рәхмәт!