🌻 Туган җиргә тугры хезмәт
🌻 Туган җиргә тугры хезмәт Наил Мөхетдинов — гомерен туган җиренә һәм авыл хуҗалыгына багышлаган тәҗрибәле агроном. 44 еллык намуслы хезмәте өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бүген аның хезмәтен раслаучы медальне оныклары да горурланып тагып йөри. 🏡 Наил абый туган авылының киләчәге өчен дә янып яши. Яшьләрнең авылга кайтуын тели һәм аларга үз тәҗрибәсен өйрәтергә, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Хезмәткә тугрылык, туган җиргә мәхәббәт һәм яшь буынга ярдәм итү теләге — Наил абыйның тормыш кыйммәтләре. 🌾 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа