🥇 ВАСИЛЬЕВОДА — ГТО БУЕНЧА СЫНАЛАЛАР! 💪
🥇 ВАСИЛЬЕВОДА — ГТО БУЕНЧА СЫНАЛАЛАР! 💪 Васильево бистәсендә өлкән яшьтәге кешеләр ГТО нормативларын тапшырды. 🎯 Ату күнегүләре, сыгылмалылык һәм көч сынау — берсе дә читтә калмады! 🏃♀️ Катнашучылар үзләренең җитезлеген, чыдамлыгын һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Спорт мәйданчыгында бер-береңә ярдәм итү, һәр уңышка сөенү хисе хөкем сөрде. 👏 Васильево бистәсенең өлкән буын кешеләре тагын бер кат яшьнең актив тормышка киртә булмавын исбатлады. Катнашучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм яңа уңышлар телибез! ✏️ ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов хәбәр итә.