🎶💃 ОЛЫ АЧАСЫРДА БАЛАЛАР КҮҢЕЛ АЧТЫ!
🎶💃 ОЛЫ АЧАСЫРДА БАЛАЛАР КҮҢЕЛ АЧТЫ! Олы Ачасыр мәдәният йортында балалар өчен «Әйдәгез күңел ачыйк» дип исемләнгән уен һәм бию программасы узды. 🎉 Балалар күңелле уеннарда катнаштылар, биеделәр, бергәләп вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрделәр. Чара аларга күтәренке кәеф бүләк итеп, дуслашырга, бердәм булырга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. 💚 Мондый очрашулар балаларның буш вакытларын эчтәлекле итеп үткәрергә, аралашырга һәм яңа сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.