💪«Әти — ул таяныч»: Яшел Үзәндә «Яшь гвардия» активистлары махсус хәрби операциядә ка...
💪«Әти — ул таяныч»: Яшел Үзәндә «Яшь гвардия» активистлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әтиләрен котлады ⚡️ Әтиләр көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге каршындагы «Яшь гвардия» активистлары үзенчәлекле һәм җылы акция оештырды. Яшь гвардиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әтиләрен өйләренә барып котлады. Аларга улларын — чын геройларны тәрбияләп үстергәннәре өчен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 🪖 Әтиләр көне — батырлык, җаваплылык һәм гаилә дәвамчанлыгы бәйрәме. Уллары Ватанны саклау юлына баскан гаиләләр өчен бу көн аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки нәкъ менә әтиләр улларына көчле рух, тәртип, җаваплылык һәм башкалар өчен җавап бирергә әзер булу сыйфатларын сеңдерәләр. #ЕдинаяРоссия #МолодаяГвардияРТ @zelenodolsk_news