🥖 Икмәк — өстәлдәге ризык кына түгел. Ул — туган җир җылысы, игенче хезмәте, гаилә уча...
🥖 Икмәк — өстәлдәге ризык кына түгел. Ул — туган җир җылысы, игенче хезмәте, гаилә учагы һәм буыннан-буынга күчкән кадерле хәтер. 🌾 Халыкара икмәк көне уңаеннан Олы Шырдан мәдәният йортында балалар өчен «Икмәк — тормыш символы» дип исемләнгән танып-белү экскурсиясе уздырылды. Балалар ДТ-54 тракторы һәйкәле белән таныштылар, икмәкнең табынга килгәнче нинди зур хезмәт юлы узуын искә төшерделәр. Ә мәдәният йортында «Икмәк — бар нәрсәгә баш» күргәзмәсе оештырылды. Икмәкнең хуш исе — кырлар, туган җир һәм игенче хезмәте турында сөйли. 🌾❤️ Ипи һәрвакыт йомшак, хуш исле, табыннарыбыз мул, күңелләребез тыныч булсын! ✏️ Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости