☕️ Иң тәмле чәй — якыннарың белән бергә эчкән чәй!
☕️ Иң тәмле чәй — якыннарың белән бергә эчкән чәй! Өстәлдә яңа гына әзерләгән кайнар чәй янәшәсендә авызда эри торган кош теле торса, ул очрашу тагын да җылырак уза. Бүген без сезнең белән нәкъ менә шундый, телеңне йотарлык кош теле рецепты белән уртаклашабыз. Әзерләве бик җиңел, ә нәтиҗәсе — сокланырлык! 📝 4 йомырка (шуның берсенең сарысын гына кулланабыз), бер чеметем чәй содасы, ярты чәй кашыгы шикәр комы, он, ваниль + шикәр оны (пудра) кирәк. Йомырка + чәй содасы + шикәр комы кушып яхшылап болгатканнан соң, онны аз-азлап салып, бик каты булмаган камыр басабыз. Өстен каплап бер 15-20 минут ял иттергәннән соң юка гына итеп җәеп, тасмалар кисеп, кайнар майда кыздырып алабыз. Бик суынып өлгергәнче ванильле шикәр оны сибәбез. Чәй янына менә дигән! 😋😋 Гөлчәчәк Фәтхуллова рецепты
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости