🌨 6 НОЯБРЬДӘ ТАТАРСТАНДА КАР, ҖЕПШЕК КАР ҺӘМ БУРАН КӨТЕЛӘ
🌨 6 НОЯБРЬДӘ ТАТАРСТАНДА КАР, ҖЕПШЕК КАР ҺӘМ БУРАН КӨТЕЛӘ Бүген, 6 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы болытлы булачак. Урыны белән аз һәм уртача күләмдә кар, җепшек кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында кайбер урыннарда көчле кар яварга мөмкин. Аерым районнарда буран булачак. 💨 Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән җилнең көчәюе 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 🌡 Төнлә һава температурасы -1...-6 градус, көндез -1...+3 градус булачак. 🚗 Юлларда бозлавык көтелә, Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Юлларда сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости