❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️
❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️❄️ Без йоклап торган арада кар явып куйган бит... Беләсезме, күңел нигәдер шул мизгелдә балачакка очып кайтты. Хәтерлисезме, балачакта беренче карны күреп ничек сөенә идек? ☃️ Кар бөртекләре күктән ява башлауга ук, бөтен дөньябыз бәйрәмгә әйләнә иде. Урамга йөгереп чыгу, кулларны сузып кар бөртекләрен тотарга тырышу, беренче кар өстендә эзләр калдыру... Аннан да зуррак шатлык юк иде сыман ул чакта. Бәхет өчен әллә ни күп тә кирәкмәгән бит безгә... Хәтерлисез бит? Хәтерлисеееез... ❤️ Әй, балачакның шул гади дә, шулкадәр кадерле мизгелләре!.. #очлыкүзлекамерам #Татмедиа
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости