Перейти к содержимому
Максиметер

🍽 Кичке ашка нәрсә пешерергә дип аптырашкан чаклар була, шулай бит? Бу хәл бигрәк тә к...

🍽 Кичке ашка нәрсә пешерергә дип аптырашкан чаклар була, шулай бит? Бу хәл бигрәк тә көн саен гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйларга тырышкан хуҗабикәләргә таныш. 😊 Бүген сезнең белән тиз, җиңел әзерләнә торган һәм бик тәмле рецепт белән бүлешәбез! 😋 Тавыкның түш итеннән йомшак, сусыл коймаклар пешерәбез. Гади ингредиентлардан әзерләнә торган бу ризык гаиләгезгә дә һичшиксез ошар! ❤️ 📝 Кирәк: Тавыкның түш ите агы 2 йомырка 3 аш калагы сметана 3 аш калагы он 100 гр сыр Тоз, борыч, яшеллек Кыздыру өчен көнбагыш мае. Түш итен вак итеп турыйбыз, кушабыз 2 йомырка, тоз, борыч, яшеллек, 3 аш калагы сметананы, 100 гр сырны угычтан уабыз, болгатабыз. Шушы массага кушабыз 3 аш калагы он, яхшылап болгатабыз да кызган майлы табага коймак кебек салып пешерәбез. Мин соңыннан пешереп бетергәч 15 минутка духовкага тыгып алам,тавык ите пешеп бетсен өчен. Тәмле булсын. Рецепт авторы Мәрьям Миннегулова Чыганак-фото: Татар халык ашлары

535 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.