Перейти к содержимому
Максиметер

🎃 КАБАКТАН НӘРСӘ ПЕШЕРЕРГӘ ДИП УЙЛЫЙСЫЗМЫ?

🎃 КАБАКТАН НӘРСӘ ПЕШЕРЕРГӘ ДИП УЙЛЫЙСЫЗМЫ? Көзнең мул уңышы — кабактан тәмле ризыклар әзерләү өчен менә дигән вакыт! 😋 Ә кабакларыгызны әле эшкәртеп бетермәдегезме? Алайса, сезгә кабак бөккәне рецептын тәкъдим итәбез. Гаиләгезне тәмле, хуш исле камыр ризыгы белән сөендерегез! 🥧🍂 ✏️ Әче камыр: ярты литр җылы сөт; 4 аш кашыгы шикәр комы; 1 аш кашыгы коры чүпрә; 5 аш кашыгы көнбагыш мае; 2 аш кашыгы майонез; 1 чәй кашыгы тоз; кирәгенчә он. ✏️ Эчлек өчен: кабак; дөге; шикәр комы; сыер мае. Әче камыр басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз. Шул арада эчлекне әзерлибез. Дөгене юып, тозлы суда бүрттерәбез, кабакны вак итеп турыйбыз, шикәр комы салып болгатабыз. Камырны берничә кисәкләргә бүләбез, түгәрәкләп җәябез. Камыр өстенә эчлекне салабыз, сыер маен өстәп чыгабыз. Камырны урталай бөкләп тоташтырып чыгабыз. Өстен майлап, мичкә 45 минутка пешәргә куябыз. 📝 Рецепт һәм фото авторы – Эльмира Нигъмәтҗанова

524 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.