Перейти к содержимому
Максиметер

ЭРЕМЧЕК БӘЛЕШЕ РЕЦЕПТЫ ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ🥧☕️

ЭРЕМЧЕК БӘЛЕШЕ РЕЦЕПТЫ ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ🥧☕️ 📝Камыр өчен: он – 3 ст сөт – 1 ст шикәр комы – 50 гр йомырка – 2 шт атланмай – 100 гр чүпрә – 20гр тоз 📝Эчлек өчен: эремчек – 400 гр шикәр комы – 100 гр йомырка – 3 данә ванилин, йөзем – 50 гр Сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз, эретелгән атланмай кушып, әйбәтләп туглыйбыз, он өстәп камыр басабыз, 30 минутка кабартырга куябыз. Камырны 1-1,5 см калынлыкта җәеп, майлы табага салабыз. Эремчекне иттарткычтан яки иләк аша чыгарабыз, шикәр комы, ванилин өстәп, йомырка сытып болгатабыз. Табадагы камыр өстенә эчлекне салып тигезлибез. Камыр кырыен тигез итеп күтәреп, матурлап кисеп чыгабыз. Бер йомырка сарысын туглап эремчек өстенә сөртәбез, йөзем төртеп чыгабыз. Кайнар мичкә куеп 40-45 минут пешерәбез. Суынгач, өлешләргә кисеп, табынга чыгарабыз. ☕️ Чәйләрегез тәмле булсын! Резедә Хөсәенова рецепты

336 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.