ЯҢА ДУСЛАР, СПОРТ ҺӘМ ГТО: ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ ДНРДАН КИЛГӘН БАЛАЛАР ӨЧЕН СПОРТ БӘЙРӘМЕ УЗДЫ! 💪
ЯҢА ДУСЛАР, СПОРТ ҺӘМ ГТО: ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ ДНРДАН КИЛГӘН БАЛАЛАР ӨЧЕН СПОРТ БӘЙРӘМЕ УЗДЫ! 💪 Көзге каникулларын Яшел Үзәндә үткәрүче балалар өчен ГТО үзәге һәм спорт һәм туризм идарәсе «ФИЗРА» спорт комплексында күңелле чара оештырды. Башта балалар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы турында викторинада катнашты, аннары үз көчләрен спорт нормативларын үтәүдә сынады. Тартылу, сыгылмалылык, урыннан озынлыкка сикерү — һәркем үз осталыгын күрсәтергә тырышты. 👧👦 Балаларның активлыгы, бер-берсенә ярдәм итүе һәм җиңүгә омтылышы сөендерде. Яңа дуслар, күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр белән истә калсын бу көн! Кадерле балалар, каникулларыгыз күңелле һәм истәлекле узсын! Сезне тагын көтеп калабыз! ✏️ ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости