Перейти к содержимому
Максиметер

Изге эш дәвам итә… 🤍

Изге эш дәвам итә… 🤍 Бишнә мәдәният йортында бу юлы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә окоп шәмнәре ясап җибәрергә булдык. Бу изге эшкә битараф калмаган авыл халкына чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм! «Окоп шәмнәре ясау өчен парафин кирәк», дип әйтүем булды — ике-өч көн эчендә матди ярдәм җыелды. Авылдашларыбызның бердәмлеге, ярдәмчеллеге күңелгә җылылык бирә. 🙏 Калай савытлар белән дә ярдәм иткән кешеләребез бар. Авылыбызның активисткасы Айгөлемә аеруча зур рәхмәт — ул бик күп итеп калай савытлар бирде. Беренче тапкыр бәйләү түгәрәгенә йөрүче хатын-кызларыбыз белән бергәләп окоп шәмнәрен ясап алдык. Икенче тапкыр исә безгә мәктәп укучылары кушылды. Яшьләребез дә читтә калмады: егетләребезгә куен кесәләренә салып йөрергә уңайлы булсын өчен кечкенә пакетларга кәнфитләр тутырдык. 🍬 Безнең эшебез моның белән генә тәмамланмый — дәвамы бар әле! Бердәм булып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, егетләребезгә җылы сүзебезне, күңел җылыбызны җиткерергә тырышабыз. Барлык ярдәм итүчеләргә, кулыннан килгәнчә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәмлектә — көч! 🤲 Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.💪✨

552 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.