🏅🚒 53 НЧЕ ЯНГЫН СҮНДЕРҮ-КОТКАРУ ЧАСТЕНДӘ ГТО БИЛГЕЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ!
🏅🚒 53 НЧЕ ЯНГЫН СҮНДЕРҮ-КОТКАРУ ЧАСТЕНДӘ ГТО БИЛГЕЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ! 53 нче янгын сүндерү-коткару частенә, дежурлыкка керер алдыннан узган сафка тезелү вакытында ГТО үзәге вәкилләре кунакка килде. Алар хезмәткәрләргә Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының аерымлык билгеләрен тапшырды. Янгын сүндерүчеләр өчен көч, чыдамлык һәм яхшы физик әзерлек — һөнәри эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше. ГТО нормативларын үтәү дә моның ачык дәлиле. 53 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм яңа спорт уңышлары телибез! ✏️ ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости