Перейти к содержимому
Максиметер

ЯРМИНКӘ МӘЙДАНЫНДА — ҖЫР-МОҢ, ДУСЛЫК ҺӘМ БЕРДӘМЛЕК! 🇹🇷

ЯРМИНКӘ МӘЙДАНЫНДА — ҖЫР-МОҢ, ДУСЛЫК ҺӘМ БЕРДӘМЛЕК! 🇹🇷 Бүген Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Норлат авылының Ярминкә мәйданында кабат мәдәни чара узды. Көзнең матур көннәре артта калып, салкын җилләр иссә дә, биредә яңгыраган җырлар күңелләргә җылылык өстәде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Әлфирә Газизова, Күгәй авылының яшь сандугачы Нурия Гыйләҗева һәм махсус кунак — Мулла Иле кызы Гөлнара Фәтхуллина үзләренең моңлы чыгышлары белән тамашачыларның күңелен күтәрде. Җил дә, салкын да аларга киртә түгел — чын җырчыларга һава торышы киртә була алмый! Бәйрәмнең Ярминкә мәйданында узуы да аеруча символик. Биредә татар, рус, чуваш, үзбәк, таҗик, әрмән һәм башка милләт вәкилләре бергә хезмәт куя, аралаша, бер-берсен аңлый. Ә җыр-моң барыбызны да берләштерә! Бердәмлектә — көч, дуслыкта — матурлык! Тату яшик, бер-беребезне хөрмәт итик! ❤️ ✏️ Розалия Ибраһимова

295 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.