Перейти к содержимому
Максиметер

❗️❗️❗️ТАТАРСТАН ХАЛКЫ БОЛЬНИЧНЫЙЛАРНЫ MAX МЕССЕНДЖЕРЫНДА ЯБА АЛА

❗️❗️❗️ТАТАРСТАН ХАЛКЫ БОЛЬНИЧНЫЙЛАРНЫ MAX МЕССЕНДЖЕРЫНДА ЯБА АЛА MAX платформасында татарстанлылар өчен яңа цифрлы сервислар пәйдә булды. Бу функция ничек эшләвен республика Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде. Хезмәттән файдалану өчен мессенджерда 2025 елның декабрендә эшли башлаган «Госуслуги Республики Татарстан» ботын табырга кирәк. Аның аша табибка кабул итүгә дә язылырга мөмкин. Больничныйны ябу өчен пациентка поликлиникага килү урынына онлайн-консультация билгеләнергә мөмкин. Билгеләнгән вакытта мессенджерга табиб белән видеосөйләшүгә кушылу өчен сылтама киләчәк. Консультация вакытында белгеч пациентның хәлен бәяли. Әгәр шикаятьләр булмаса һәм сәламәтлек хәле эшкә кайтырга мөмкинлек бирсә, больничный дистанцион рәвештә ябылачак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта MAXта онлайн-консультацияләр аша ай саен якынча 10 мең больничный ябыла. КП Казань

523 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.