Перейти к содержимому
Максиметер

ТЕАТРДАН АЛГАН ТӘЭСИРЛӘР🎭

ТЕАТРДАН АЛГАН ТӘЭСИРЛӘР🎭 «Яшел Үзән» газетасы журналисты Әлфия Зыякаева узган ялларда Казанга театрга барып, онытылмас хис-кичерешләр белән кайтты. 💬 Ул үзе кичергән тәэсирләре белән уртаклаша: Казанга спектакль карарга бару һәрвакыт зур бәйрәм кебек. Һәм ул күңелләрдә бик озак саклана. Бу юлы, ниһаять, яңа Камал театрына Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаның юбилее уңаеннан куелган «Гөргөри кияүләре»нә бару бәхете тиде. Әлбәттә, беренче тапкыр булгач, башта театр бинасында экскурсиядә кебек йөрисең. Искитәрлек, һәр урыны бөтен нечкәлеге белән уйланылып һәм затлы итеп төзелгән. Нинди иркенлек анда! Ә инде спектакльнең үзе – шушы бинаның йөзек кашы кебек. Һәр артист бер шедевр булса да, Дания Нуруллина аерым игътибарга лаек. Спектакль тәмамлангач, театрның бөтен артистының сәхнәгә чыгып басуы һәм юбилярны шулай матур итеп котлавы да бик истәлекле. Ә инде тамашачының ничек алкышлавын күрсәң, шаккатасың. Затлы, дәрәҗәле театрыбыз һәм артистларыбыз белән горурланабыз.

519 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.