Перейти к содержимому
Максиметер

«АЛТЫН СӘГАТЬ» КАГЫЙДӘСЕ ☝️

«АЛТЫН СӘГАТЬ» КАГЫЙДӘСЕ ☝️ 2026 елның 26 октябреннән 1 ноябренә кадәр – Инсультка каршы көрәш атналыгы билгеләнә (29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне уңаеннан) Инсульт халык үлеме һәм инвалидлашуының төп сәбәпләреннән берсе булып кала. Шул ук вакытта риск факторларын вакытында төзәткәндә һәм халыкның хәбәрдарлыгын арттырганда, очракларның 80 %ка кадәр киметергә мөмкин. Инсульт вакытында медицина ярдәменә вакытында һәм тиз мөрәҗәгать итү авыр нәтиҗәләр рискын киметергә ярдәм итә. Неврологиядә «алтын сәгать» кагыйдәсе бар: бу – авыру башланганнан соң 4 сәгать, бу вакытта зыян күрүчене хастаханә бүлегенә китерү зарур. ✅ Инсульт симптомнарын вакытында сизү мөһим: баш әйләнү, тигезлекне һәм хәрәкәт координациясен югалту; йөз мимикасының асимметриясе; сөйләм проблемалары; күзләр караңгылану, предметларның икеләнеп яки тонык күренүе; тәннең бер ягының оюы, зәгыйфьләнүе яки параличы; кинәт каты баш авыртуы. Әлеге симптомнар булганда, тиз арада ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. ✏️ Валерия Феоктистова, ЯшелҮзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

497 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.