Дуслык чикләр белми! ❤️
Дуслык чикләр белми! ❤️ Бүген Марий Эл Республикасы һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Волжск шәһәрендә узган искиткеч бәйрәмдә катнашып кайттык. Янәшәдә генә яшәүче күрше милләт вәкилләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләү, аларга хөрмәтебезне белдерү безнең өчен зур куаныч булды. 🎤 Татарстаныбызны, яраткан Яшел Үзән районыбызны һәм газиз татар телебезне зурлап, матур җырларыбызны бүләк иттек. Җылы алкышлар, ихлас елмаюлар, күтәренке кәеф һәм күңелләргә рәхәтлек биргән очрашудан рухи азык алып кайттык.💐👏 🕊️Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын! Төрле милләт вәкилләре бер-беребезне хөрмәт итеп, дус-тату, бердәм булып яшәсәк иде. Чөнки безне берләштергән иң зур кыйммәтләр – дуслык, татулык һәм үзара хөрмәт!🙏 ✏️ Карауҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости