ХӨРМӘ (ХУРМА) — ШӘРЫКТАН КЕРГӘН ҖИМЕШ. 🍑
ХӨРМӘ (ХУРМА) — ШӘРЫКТАН КЕРГӘН ҖИМЕШ. 🍑 Ашаганда авызны бөрештергәнгә, күп кеше аны яратып бетерми. Моңа танин дип аталучы матдә гаепле. Өлгереп җиткән хөрмәдә танин азрак була, димәк, рәхәтләнеп ашарга мөмкин. Көнгә Бер хөрмә ашасаң⬇️ ⬇️ ⬇️ ▪️ Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия. ▪️ Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта. ▪️ Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый. ▪️ А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар. ✔️ Салкын тиюдән һәм грипптан саклый, чөнки Хөрмәдә С витамины бик югары концентрациядә. Ул организмны ныгыта, грипп һәм салкын тию симптомнары белән көрәшә. ✔️ Анемиядән.Хөрмәдәге тимер кан ясау процессларында актив катнаша һәм анемия үсешенә комачаулый. Авыруны булдырмас өчен, көн саен йөз граммга якын хөрмә ашарга кирәк. ✔️ Сидек кудыру үзлегенә ия. Хөрмә җимешләре калий һәм кальцийга бай. Көндәлек ашау сидек кудыру препаратларыннан нәтиҗәлерәк булачак. ✏️ Чыганак: САУЛЫК/ЗОЖ (https://max.ru/c/-71450256737539/AaGrC0SlTZ0)
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости