Ринат Рахматуллин — 23 апреля 2026 г. в 04:05:34.326
Ринат Рахматуллин Тукта янгыр Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли, Үзәкләрне сагыну өзгәли. Миндә дә бит кайгы хисләре, Яңгыр юды синең эзләрне. Кушымта Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле, Сагыш басты күңелемне, аңла әле. Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син? Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин. Ачуланып миңа китеп бардың, Яңгыр арасында югалдың, Үпкәләткән булсам, гафу ит, Синсез миңа бу дөньяда кыен . Кушымта. Шул ук. Көзләрдән соң нигә җәйләр килми? Кабат очрашырбызмы, белмим. Өметемне өзми көтәм сине, Күңелемне юат минем, кил әле. Кушымта. Шул ук.