❤Киләчәккә хатлар
❤Киләчәккә хатлар ❤Елына бер тапкыр балагызга хат языгыз. Ул үскәч бу хатларны укып, яшәү көче алыр. Аңа үзе белән булган кызыклы хәлләр, кыенлыклар һәм шатлыклар, бер ел эчендә булган үзгәрешләр турында языгыз. ❤Хатны фотосурәтләр, открыткалар, язулар һәм башка истәлекле әйберләр белән тулыландыра аласыз. Һәм, әлбәттә, хат юлларында аны бик нык яратуыгызны әйтергә онытмагыз. ❤Хатны папкага салыгыз, еракка җыеп куегыз һәм күп елларга онытыгыз. Ел саен шулай. Балагыз балигъ булган көнне яисә истәлекле вакыйга уңаеннан ул хатларны бүләк итәрсез. ❤Бала өчен бу истәлекләр әти-әни мәхәббәтенең һәм балачакның бернигә дә алыштырып булмый торган кыйммәтле тарихы булачак.