РУСИЯ -- ТУГАН ИЛЕМ❤
РУСИЯ -- ТУГАН ИЛЕМ❤ Изге җирем -- Башкортстан -- Минем туган төягем. Чал Уралым, Агыйделем, Диеп тибә йөрәгем. Башкорт көйләрен яратам, Үзем татар булсам да. Казанга тартыла күңел, Уфам якын булса да. Туган илем -- хөр Русия, Ә Мәскәү -- башкаласы. Ватан була берәү генә, Булмый аның яңасы. Төрле милләт халыклары Яшибез булып бердәм. Аралашып аңлашабыз Бөек рус теле белән. Русия -- туган илем, дип, Каныма сеңгән күптән. Монда минем тамырларым: Кирәкми миңа бүтән. Яшәсен Туган илкәем, Минем изге Ватаным! Яклаган да, саклаган да Минем корыч калканым. Рәсимә Ильясова.