‼Суга батучыны коткарганда.... — 29 июля 2026 г. в 07:07:03.295
‼Суга батучыны коткарганда.... 🙏Коткаручылар искәртә: әгәр батып баручы кешене күрсәгез, аңа арттан гына йөзеп килергә кирәк. Чөнки паника хәлендә суга батучы ярдәмгә килүченең гомерен дә куркыныч астына куя. 🙏Тиз һәм икеләнмичә эш итәргә кирәк. Батып баручы кеше паникага бирелеп, суда бер минуттан да артык тора алмый. 🙏Суга батучыны тотуның иң гади ысулы – чәченнән. Икенче ысул – култык астынан тоту. Әгәр зыян күрүче адекват хәлдә икән, аңа бер кулы белән сезнең иңбашыгызга тотынырга мөмкинлек бирегез. 🙏Батучыга ярдәмгә ташланганда, үз мөмкинлекләрегезне бәяләгез. Сез яхшы йөзә һәм чума белергә тиеш. 🙏Иң начары, әгәр батучыга ярдәм итәм дип, үзегез дә бата башласагыз. Ул чагында инде ике кешене коткарырга туры киләчәк.

