🐭Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз!
🐭Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз! 📌 Русиядә тычкан бизгәген 1500дән артык кеше йоктырган. 📌Вирусны тычканнар тарата: кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та кеше зарарланырга мөмкин. 📌Табиблар территорияләрне җыештырганда битлек кияргә киңәш итә. 📌 Бакчада эшләгән вакытта ашаудан, кул белән биткә кагылудан, тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк. 📌Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап юыгыз. 📌Тычкан бизгәгенең төп симптомнары: тән температурасының 39-40°C кадәр күтәрелүе, мускуллар һәм буыннар авырту, тәнгә тимгелләр чыгу. Авыр очракларда бөерләр зыян күрә.