🍁Ноябрь җылы килерме?
🍁Ноябрь җылы килерме? 🍁Синоптиклар көзнең соңгы аена фаразларын җиткерде. Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Башкортстан территориясендә һаваның уртача айлык температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак дип көтелә. Көзнең соңгы ае өчен норма төбәктә минус 4,4 градус тәшкил итә. 🍁Явым-төшемгә килгәндә, аларның айлык күләме нормадан азрак фаразлана. Гадәттә ноябрьдә республикада 30дан 50 миллиметрга кадәр явым-төшем була. 🍁Димәк, төбәк халкын гадәттәгедән җылы һәм коры ноябрь көтә, әмма шул ук вакытта дым кытлыгына әзерләнергә кирәк, ди белгечләр.