🌿Базилик үстерәсезме? — 25 июля 2026 г. в 15:03:32.969
🌿Базилик үстерәсезме? 🌿Бу хуш исле тәмләткеч үләннең файдасы бик күп. 🔸 Антиоксидантларга (бигрәк тә эвгенолга) бай, алар күзәнәкләрне зарарланудан саклый һәм ялкынсыну белән көрәшә 🔸Витаминнар чыганагы: базилик К витаминына (кан тамырлары һәм сөякләр сәламәтлеге өчен), А витаминына һәм марганецка бай. 🔸Антибактериаль һәм вируска каршы сыйфатлары ярдәмендә иммунитетны саклый. 🔸Ашказаны эшчәнлеге өчен файдалы. 🔸 Стрессны киметә: аның исе тынычландыра, ароматерапиядә кулланыла.

