❓Өй аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш?
❓Өй аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш? 🍁⏰Респиратор инфекцияләр таралган вакытта даруларга “ревизия” ясап алыгыз. Иң мөһиме нәрсәләр булырга тиеш? ✅Температураны төшерү һәм авыртуны басу өчен парацетамол яки ибупрофен кебек препаратлар. ✅Томау вакытында ярдәм итүче тозлы эремәләр, спрейлар һәм тамчылар. Кан тамырларын тарайтучы тамчыларны һәм спрейларны гадәттә 3-5 көннән дә озаграк кулланырга ярамый. ✅Тамак авыртуын җиңеләйтү чаралары. Алар авыртуны вакытлыча киметергә мөмкин, ләкин авыруның сәбәбе белән көрәшми. ✅Регидратация өчен эремәләр. Югары температурада тирләү, косу яки диарея булганда, сыеклык һәм тоз югалтуны тулыландырырга булышалар. ✅Термометр. Температураны контрольдә тоту өчен бик кирәк. ✅Тонометр. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аның өй аптечкасында булуы мөһим.