Перейти к содержимому
Максиметер

💢​​​​Балагызга "юк" дип еш әйтәсезме?

💢​​​​Балагызга "юк" дип еш әйтәсезме? Әти-әниләр колагына өч киңәш. ✅1. Балаларга "юк" дигән сүзне мөмкин кадәр сирәгрәк әйтегез. Бала бу сүзне бик еш ишетсә, аңа җавап бирми башлый. Әгәр әти-әни әле берсен, әле икенчесен тыйса, баланың сайлау мөмкинлеге калмый һәм ул барысын да үзенчә эшли башлый. ✅2. Сүзегездә торыгыз. Катгый "юк" беркайчан да "әйе"гә үзгәрергә тиеш түгел. Нәкъ менә шуңа күрә, "юк" дип әйткәнче, бик яхшы уйларга кирәк. ✅3. Буш янаулардан сакланыгыз. Үзегезнең нәрсәнедер тыюыгызны аңлатканда, беркайчан да ялганламагыз һәм арттырмагыз. "Әгәр хәзер үк туктамасаң... сине полиция алып китәрчәк, сине хәзер монда калдырам да китәм, башкача бернәрсә дә сатып алмыйм" дигән рухтагы чиксез куркытулар һәр яктан зыянлы. Бала бу янауларның берни тормавын тиз аңлый һәм гомумән "юк" сүзе мәгънә бирүдән туктый.

201 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

528 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.