☀Көн тәртибен үзгәртергә вакыт!
☀Көн тәртибен үзгәртергә вакыт! Уку елы башланыр алдыннан баланы алдан ук дөрес режимга көйләү мөһим, чөнки уку вакытында аңа ияләшү аркасында балалар стресс кичерә, ди белгечләр. Моны беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә исәпкә алу аеруча мөһим, чөнки бала өчен режим гына түгел, эшчәнлек төре дә үзгәрә. ☀Мәктәп расписаниесенә туры килә торган көн режимын дәресләр башланырга ике атна кала оештырырга кирәк. Иртәрәк ятарга һәм иртәрәк уянырга, шулай ук өй эшләрен башкару һәм саф һавада йөрү өчен билгеләнгән сәгатьләрне дә карарга кирәк. ☀“Баланың ялы өчен вакыт бүлү мөһим”, - дип ассызыкладылар “Роспотребнадзор” белгечләре. Шул ук вакытта көн тәртибен балаларның физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып формалаштырырга кирәк.