❗Ышаныргамы, әллә сагаергамы?
❗Ышаныргамы, әллә сагаергамы? ❗️Таныш булмаган кешедән картагызга акча күчү, шул акчаны кире кайтаруны сораулары, полиция белән янаулары яки урлауда гаепләп, сәер хәбәрләр һәм шалтыратулар килү — мошенниклар булуын күрсәтә. ❗️Русия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, һич көтмәгәндә билгесез кешедән картагызга акча килү белән үк сагаерга кирәк. Ә инде сәер смс-хәбәрләр яки шалтыратулар да башланса, бигрәк тә уяу булырга. ❗️Игътибар итәргә кирәк булган тагын мөһим билге — таныш булмаган бу кеше акчаны башка реквизитлар буенча кайтаруны сорый, ә акча күчкән исәпкә түгел. ❗️Еш кына аферистлар корбанга психологик басым ясарга тырыша —полиция, суд белән куркыта яки урлауда, мошенниклыкта гаепли башлый. Намуслы кеше үзен болай тотмаячак, дип искәртә хокук сакчылары. ❗️Кешегә күчкән акчаның бер өлешен үзенә калдырырга, ә икенчесен күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерергә тәкъдим иткән очраклар да була. ❗️Шулай ук мошенниклар сезнең исәпкә акча күчүе турында банк исеменнән ялган смс җибәрергә мөмкин. Игътибар белән карагыз, чынлыкта бернинди дә акча күчмәгән була.