Ренат Харис — 21 мая 2026 г. в 08:39:29.554
Ренат Харис Әй, сихерчем Якты йөзең белән яктырттың язмышымның моңсу даласын. Минем өчен мәңге-мәңгегә син кояшым булып каласың… Назлы күзең белән назладың күзләремнең дымлы камышын. Әйтә алам хәзер ышанып – шатлык белән инде таныш мин. Җылы сүзең белән җылыттың күңелемнең сүрән көннәрен. Чәчәк атты инде мәңгегә бәхетемнең алсу гөлләре. Әй, сихерчем минем, тылсымчым! Сөюләрең генә булсын чын! #Хәерлеиртә

