Тузганак салаты — 21 мая 2026 г. в 16:33:40.342
Тузганак салаты Юылган тузганак яфракларын 2 сантиметр киңлектә тасмалап турагыз да кайнар су белән пешекләп, сөзгечтә саркытыгыз. Шуны тирән савытка салып, өстенә юып бүрттерелгән йөзем, шикәр комы, каймак, тоз кушып, барысын бергә болгатыгыз. Салатны ун минут суыткычта тотып, махсус савытка тау сыман өеп куегыз. Кырларын тузганак яфраклары һәм йомырка кисәкләре белән бизәгез. 150 г тузганак яфрагына: 30 г йөзем, 15 г шикәр комы, 1 йомырка, 50 г каймак кирәк.

