Бер көнлек дөньяда яшибез... — 3 июня 2026 г. в 07:47:19.239
Бер көнлек дөньяда яшибез... Ышанасы килми торган хәбәр бу. Коллегабыз «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, кешелекле, ярдәмчел, гомумән, чын кеше булган Радик Сабировның кисәк кенә йөрәге туктаган. Радик! Синең елмаеп киңәшләр бирә-бирә сөйләшүең, җайлап кына әйтеп куйган түгәрәк-түгәрәк сүзләрең, юморың безгә җитмәс. Урының җәннәт түрләрендә булсын! Кызларының, әти-әнисенең, якыннарының ачы кайгысын уртаклашабыз. Ә бары ышанасы килми... Радик белән хушлашу «Татмедиа» бинасы каршында 11 сәгатьтә булачак.

