Радик Сабировның кызы Илүзә: — 3 июня 2026 г. в 13:20:41.316
Радик Сабировның кызы Илүзә: «Әти белән горурланам. Бик нык! Ул бит барысын да үзе булдырган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, университетта укыган, аннан шунда укыткан. Безнең мәктәпнең директоры – әтиемнең укучысы. Ул бик гыйлемле минем! Хәзер ул баш редактор. «Әтиемнең инстаграмы юк», «Минем әтинеке бар, әмма ул юзер», диючеләр күп. Ә минем әти – кәттә блогер. Бик күп социаль челтәрләрне алып бара, аның подписчиклары меңәрләгән, видеолары күп карау җыя. Дусларым да аны карап бара һәм соклана. Эше күп булса да, безне дә кайгыртырга җитешә. Ул бик көчле холыклы. Һаман укый, һаман үсештә». Журналыбызда «Гаиләдә – яшүсмер» рубрикасында чыккан язмадан бер өзек. Язманы укыр өчен: https://syuyumbike.ru/news/ken-tertibende/khzerge-smerlr-d-bezne-kebek-romantik

