Уңганлыкның кайбер серләре
Уңганлыкның кайбер серләре * * * Җиләк-җимеш торты пешергәндә, кабарып түгелмәсен өчен, тортка берничә макарон кадап куегыз. Артык сок шул макарон эченә җыела, ә таба белән мич чиста кала. * * * Биш минут кайнар суда тотып алсаң, лимон кабыгы әчелеген югалта. * * * Кыздырылган балык тагын да тәмлерәк булсын дисәгез, аны иң элек ярты сәгать сөткә салып тотыгыз, аннары онда әвәләп, тугланган йомыркага маныгыз. Шуннан соң гына төелгән сохарида әвәләп, үсемлек маенда кыздырыгыз. * * * Пешерер алдыннан төсле кәбестәне иң әүвәл аш серкәсе кушылган салкын суда тотыгыз, аннары гына тозлы кайнар суга салыгыз. Ул төсен югалтмаячак. #Саклапкуй