Ренат Харис
Ренат Харис * * * Көмеш туйлар аръягында дәртле хисләр юктыр дип уйланулар ничә еллар безне утлар йоттырды. Йөрәктәге янгын көле чәчләрне көмешләгән. Баш агарса да кар кебек, хискә кырау төшмәгән. Ә төшкәннәре эрегән һәм әйләнгән дәрьяга... Дулкыннары һаман җанга кайнар моң булып кага. #Хәерлеиртә
123 просмотров