Тәүфикъ Камалиев — 26 июня 2026 г. в 05:41:01.172
Тәүфикъ Камалиев * * * Ак розалар өздем берәмтекләп, Розаларның исен кем сөйми? Һәм шуларга кырау тимәсен дип, Соң кайсыбыз инде көрсенми?! Мин охшаттым сине яз башында Кар астыннан чыгып сак кына, Ачылам-ачылам диеп торган гөлгә, Омтылганы хәлдә яктыга. Өздем-өздем ап-ак розаларны, Синең өчен аны өзәм мин; Сеңлем итеп назлап, сөеп карыйм, Син розалар кебек гүзәл, дим. Берни булса хәзер кызарасың, Ә үзеңдә күпме дәрт һәм наз! Елмаюлар җанны җылыта төшсен, Наз дигәнен чайпалт, түк бераз. Гел очратам роза чәчәкләрен, Утыралар җилдә сибелеп. Арасында бигрәк берсе ошый. Шунысына дәшәм, сеңел, дип. Рәсемдә: шагыйрьнең хатыны Роза ханым Мулланурова. 1963 ел.

