Халисә Мөдәррисова — 9 сентября 2026 г. в 05:22:44.980
Халисә Мөдәррисова * * * Юк, кайтарып булмый үткәннәрне, Ике какмый ярга бер дулкын. Үткәннәрнең эзен эзләп килдем, Үткәннәрнең эзе сап-салкын. Кадерләрен белер гомерләрдән Үтеп киттек ятлар җитәкләп. Ә үткәндә, ятим бала кебек, Үксеп калды безнең мәхәббәт. Үткәннәрне эзләп йөрмә, диеп, Җил йөгерә минем эземнән. Үткәннәрне ташлап китеп була, Ләкин китеп булмый үзеңнән. #Хәерлеиртә

